Яңа елга шигырьләр
Ак кыш
Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә керфеккә дә,
Борынга да ак кунган.
Шундый якты, шундый нурлы,
Бөтен дөнья ак кына…
Ап- ак була белә шулай
Безнең туган як кына.
(Роберт Миңнуллин)
Кар кызы
Яңа елның йолдызы —
Кар кызы ул, Кар кызы.
Энҗе, мәрҗән, асылташ —
Кар кызы ул. Кар кызы.
Ул — кызларның асылы.
Кар кызы, әй, Кар кызы!
Нурлы бәйрәм Яңа елда
Кояш булып балкыды.
Кичәбезгә тулган айдай
Нур сирпеде, нур сызды.
Күкләрдә юк йолдыз бит син.
Кар бөртеге — Кар кызы!
Йолдызлар бит бар да якты.
Юк йолдызның нурсызы.
Иң нурлысы, иң яктысы.
Иң гүзәле — Кар кызы!
Г. Гарипова
Яңа елга иске теләк
Әй Яңа ел. Яңа ел.
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.
Ай үсәсен көн үсеп.
Туктамыйча гел үсеп.
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.
Тик берүк явыз булма.
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…
Өйсезләрне өйле ит.
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.
Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул.
Ф. Яруллин
ЧЫРШЫ ЯНЫНДА
И. Шәмсетдинов музыкасы, С. Урайский сүзләре
Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Энҗе карлар явып үткән
Яшел ылысларыңа.
Күп бүләкләр китергәнсең
Без нәни дусларыңа.
Кыш килде
Ап-ак тун киеп, кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Чормадан сикереп төште
Чаңгылар һәм чаналар.
Ак мамыктай ап-ак кышны
Сагынып көткән алар.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.
Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА
Кыш бабай
Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
Аннан Кыш бабай, тыпырдап,
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында —
Безнең апа башмагы.
Мәрзия ФӘЙЗУЛЛИНА
Кыш бабай
Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай;
Бүләкләр алып килгән,
Бүреген кыңгыр кигән.
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
Әйлән-бәйлән уйната,
Биетә һәм җырлата.
Әхмәт РӘШИТ
Кыш
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.
Җәвад ТӘРҖЕМАНОВ
Бер яшькә үстем
Көн салкын, тышта
Уйный кар-буран,
Ак төскә керде –
Бизәлде урам.
Ямьле Кыш бабай,
Килдең син безгә,
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.
Тагын ямьлерәк
Итәргә илне,
Иске ел үтеп,
Яңа ел килде.
Кыш бабай, мине
Бүген син макта,
Бер яшькә үстем,
Син килгән чакта.
Нур ГАЙСИН
Яңа елга шигырьләр
Ак кыш
Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә керфеккә дә,
Борынга да ак кунган.