Яна ел белэн котлаулар!
Безнең һәрберебезнең яраткан, көтеп алган бәйрәме — яңа ел белән котлау сүзләре җиткерәсем килә. Без язмышыбызның яңа битен ачабыз, киләчәккә планнар төзибез, теләкләребезнең үтәлүенә өметләнәбез. Яңа 2025 ел татулык һәм тынычлык, мәхәббәт һәм тотрыклылык китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим. Бер-берегезне саклагыз, киләсе ел безнең барыбыз өчен дә иң бәхетле булсын. Яңа ел белән!
Менә без Яңа елга да аяка бастык. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм сезне! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Яңа еллар бәхет алып килсен!
*****
Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз. Яңа 2025 ел котлы булсын! Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел — тылсым. Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын! Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен. Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен!
******
Кадерле дусларым! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
******
Сезне якынлашып килүче Яңа 2025нче ел белән котлыйм!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
Киләсе ел сезгә яңа уңышлар, яңа җиңүләр, матур бәхетле тормыш алып килсен!
(Яна ел белэн котлаулар)