Ватанны саклаучылар көне —
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме
Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка
Байлык — муллык телик тагын сезгә
Барча теләк ихлас күңелдән
Телик әйдә тагын саф мәххәбәт
Тормыш яме артсын бүгеннән.
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавеменең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәт, егәр китмәсен.
Сезнең янда гына без акыллы,
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр.
***
Бүгенге бәхет мәңгегә
Кояштай балкып торсын
Ил тынычлыгын саклаучы
Солдатлар исән булсын!
***
Һәр солдатның гадел вөҗданында
Ватанына биргән анты бар.
Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар.
***
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
Туган жирдэн аерылып, еракларда –
Конне тонгэ, тонне конгэ ялгап,
Туган илнен иминлеген саклап,
Изге эштэ — хезмэттэ син, Солдат!
Ата-баба заманыннан шулай килгэн:
Хезмэт сорый – олы рухи Биеклекне,
Куэт эстэп, армый-талмый Кунегуне,
Туземлекне, Батырлыкны, Егетлекне!
Бэйрэм белэн сине, батыр солдатыбыз!
Сине хэркон искэ алып утэбез!
Изге бурычынны яхшы тэмам итеп
Исэн-имин кайтуынны котэбез.