Әниләр көненә котлау сүзләре

энилэр коне

Бүген дөньядагы барлык әниләргә иң зур бүләк — тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә! Кадерле әниләребез, сезне Әниләр көне белән котлыйбыз һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегез нурлы булуын телибез. Рәхмәт сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык өчен. Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез.

***

Әни, сине әниләр көне белән котлыйм! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык, яхшы кәеф телим. Назлылыгың, кайгыртучанлыгың һәм һәрвакыт ярдәм итүең өчен рәхмәт. Син дөньядагы иң игелекле, назлы, ягымлы, акыллы әни. Мин сине бик яратам!

***

Бәйрәмең белән кадерле әнием! Күрсәткән игелекләрең өчен мең рәхмәт һәм син хаман да миңа ярдәм итәсең! Мин сиңа ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм энергия, шундый матур һәм шат күңелле булып калуыңны телим! Хыялларың чынга ашсын, чөнки син тормышта иң яхшы нәрсәләргә генә лаек!



Энилэр коне белэн котлыйм! Әни – һәркемнең тормышындагы иң мөһим кеше. Бу көн сезнең өчен елмаю, җылы сүзләр һәм иң матур теләкләр белән тулсын. Балаларыгыз үзләренең уңышлары, казанышлары белән шатландырып торсыннар һәм бәхетле кешеләр булып үссеннәр. Сезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим.

****

Әнием, кадерлем, якыным, сөеклем! Сине Әниләр көне белән котлыйм! Син дөньядагы иң яхшы әни! Мин сине бик нык яратам, Синең белән горурланам һәм бәхетле тормышым өчен, минем хакка тырышканың өчен чиксез рәхмәтлемен. Мин синең беркайчан да авырмавыңны, сиңа һәрвакыт уңышлар юлдаш булуын, шатланып яшәвеңне, ә синең игелекле йөрәгең һәрвакыт шундый ук җылы булып калуын телим.

***

Әниләр көне белән! Тормышыңның һәр минуты бәхет һәм шатлык белән тулы булсын! Балаларың уңышлары белән сөендереп торсын!

Понравилась статья? Поделиться с друзьями: