1 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Белем көне рәсми рәвештә күптән түгел, 1984 елда СССР Югары Советы тарафыннан расланган. Ләкин бу вакытка кадәр дә, аннан соң да беренче сентябрь — яңа уку елы башлану, җәй буе күрешмәгән дуслар белән очрашу бәйрәме буларак билгеле.
1 сентябрь — югары уку йортларының беренче курс студентлары һәм мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен дә яңа тормыш башлау вакыты. Шуңа күрә 1 сентябрь — гомер буена истә калырлык, дулкынландыргыч көн.
Белем бәйрәме белән котлаулар
Белем көне белән! Бу ел узган уку елына караганда күпкә яктырак һәм уңышлырак булсын, алда күп ачышлар, казанышлар һәм җиңүләр көтсен. Бары тик бишлеләр һәм яхшы кәеф телим!
***
Елмаю һәм чәчәкләр белән тулы шатлыклы көз көне барлык балалар өчен дә бәйрәм. Белем көне, яңа уку елы белән котлыйм! Бу ел бик күп яңа ачышлар китерсен. Нурлы, истәлекле, уңышлы булсын һәм бары тик уңай нәтиҗәләр, яңа тәҗрибә һәм искиткеч кәеф белән генә тулып торсын!
***
Белем көне һәр укучының тормышында яңа баскыч ул! Кемгәдер ул беренче, кемгәдер соңгы, ләкин иң мөһиме — яхшы билгеләргә уку! Яңа уку елы яңа белем, кызыклы ачышлар һәм төрле казанышлар китерсен! Укучыларга файдалы гыйлем һәм әти-әниләренең горурлыгы булуларын телим!
***
Сезне Белем көне, зирәклек һәм тырышлык көне белән котлыйм! Тормышыгызда мәктәп елларында гына түгел, киләчәктә дә, гомер буе белем алу һәм өйрәнү мөмкинлеге булсын! Белем кешене көчлерәк, акыллырак, игелеклерәк итә, яңа хакыйкатьләрне ачарга, фәнни ачышлар ясарга һәм табигать серләренә төшенергә ярдәм итә. Сезнең акылыгыз беркайчан да яңа белемнәрдән баш тартмасын, һәрвакыт белем һәм зирәклеккә омтылсын!
***
Белем көне белән котлыйм! Бу ел уңышлы башлансын һәм уңышлы узсын, һәр көн кечкенә булса да, җиңү белән истә калсын, алган белем һәм күнегүләр сезнең алда яңа хыялларга, кызыксынуларга һәм омтылышларга ишекләр ачсын.
***
Белем бәйрәме белән котлыйм! Җәйнең тәмамлануы бик моңсу булса да, көзнең яңа уку елы, яңа вакыйгалар алып килүе бик күңелле. Быелгы уку елында узган елгыдан да зуррак уңышларга ирешүегезне телим! Көн саен яңа белем, кызыклы очрашулар насыйп булсын, иҗади уңышлар ташып торсын!
***
Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм ата-аналар! Сезне сентябрьнең матур бәйрәме — Белем көне белән котлыйбыз. Сезгә яңа белемнәр үзләштерү процессында уңышлар, җан тынычлыгы, сәламәтлек һәм шатлыклы уку елы телибез.